МИХРАБ и. гар. дини 1) Мәчетнең кыйбла ягындагы диварында булган һәм имам өчен билгеләнгән уем яки керентеле урын. Тиз үк михраб ягыннан тамак кырган тавыш ишетелде. Г.Бәширов. Азан тәмамлангач та, башка вакыттагы кебек михрабына ашыкмады хәзрәт: әйтелмәгән сүзе кала бит! И.Сираҗи. Мәчетнең михрабы сәхнә төслерәк итеп ясалган да, анда әле хәзрәтләр вәгазь сөйли, әле фәс кигән ирләр мөнәҗәт әйтә. Мәдәни җомга 2) күч. Иң мөһим, әһәмиятле урын; түр; изге урын. Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк михрабыңа. Г.Тукай. Ватанның михрабы буш тора, Юк анда Алла да, Иблис тә. Г.Афзал |