МИХНӘТСЕЗ с. 1. Җиңел, җайлы; мәшәкатьле, кыен булмаган. Михнәтсез юл истә калмый торган була шул ул. Р.Вәлиева

2. рәв. мәгъ. Борчу-мәшәкатьсез, җиңел генә; җайлы гына; бик күп физик һ.б. көч түкмичә. Михнәтсез кергән мал исәпсез китәр. Мәкаль. Ләкин олы эшләр михнәтсез генә бармый икән шул: адәмнең бакчасына корт төшкән, бар җимешне шулар ашап бетерә икән. З.Мурсиев. Кеше, бер яктан, авырлыкларсыз, михнәтсез, тыныч кына яшәмәкче була, ә икенче яктан, авыр кичерешләрсез, михнәт чикми яши алмый, хәтта аларны үзе эзли дә. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә