МИХНӘТЛӘНҮ ф. Интегү, җәфалану; газап чигү, михнәт күрү. Утызынчы елларда качып киттегезме, шунда михнәтләнегез, диләр!.. А.Хәлим. И-и, үзләре алар [Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар] балаларны бик михнәтләнеп үстергәннәр иде. Сәхнә

Михнәтләнеп йөрү Озак вакытлар михнәтләнү. Шул кәгазьләрне җыям дип, ай буе михнәтләнеп йөргән бит... Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә