МИХНӘТ и. гар. 1) Тормыш-көнкүрештәге мохтаҗлык, тарлык, шул сәбәпле туган газаплар, авырлыклар, кыенлыклар. Узар юлларыма бер карасам, Йөз кат хисап бирәм узганыма. Узган көннең күргән рәхәте дә, Авыр михнәте дә кызгандыра. Ф.Гыйззәтуллина. Сугыш елларын зур михнәт, югалтулар белән үткәргән, йончыган авылда күңелсез караңгылык. З.Зәйнуллин. Киндер сөлге ирләр беләгендә – Михнәтләрне сала әйләндереп. Х.Әюп 2) Юксыллык, ярлылык, хәерчелек, фәкыйрьлек, мохтаҗлык. Сөямдерме авылны, әллә халкымны яратаммы? Я әллә ярлылык, михнәтләреме тарталар җанны?! С.Сүнчәләй. Иделгә йөреп баржа бушатты, укудан соң төзелештә кирпеч ташыды, кыскасы, михнәт дигән котсыз нәрсәне хәләл көче, тырышлыгы белән җиңде [Гайнан]. М.Насыйбуллин 3) Гомумән, яшәештә, көнкүрештә кеше кичергән авырлык, кыенлык, газап, мәшәкать. Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми. Мәкаль. Өстеңә бомба явып торганда, Хайфон рейдында баржага снаряд ташуның тәмен, АКШ крейсерларының сиңа снаряд төкерергә торган көпшәләре астыннан узып, Кубага ракета ташу михнәтен дә белә торгандыр ул, бәлки? М.Юныс ◊ Михнәт күрү Гомере җиңел булмау, кыенлыклар күп кичерү. Сөйләп бетергесез михнәтләр күреп, инде тәмам өметне өздек дигәндә, алар җиргә килеп җиткәннәр. М.Маликова. Михнәт чигү к. михнәт күрү. Ташламаган, ваз кичмәгән өчен, Азмыни сез михнәт чиккәнсез... Х.Туфан. Сугышның, аннан соңгы елларның бар михнәтен чиккән өлкән яшьтәге бу ханымнарның иңнәренә затлы тун салдылар. Мәдәни җомга |