МИФОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Билгеле бер чорга, дингә яки халыкка караган мифлар (1 мәгъ.) җыелмасы, мифлар системасы. Безнең теплоход борынгы грек мифологиясенең туган якларына – Мәрмәр, Эгей диңгезләренә таба юл тотты. М.Мәһдиев. Шунысы кызык: грек мифологиясендә кеше язмышы эрләнгән җеп сурәтендә бирелә. М.Юныс. Борынгы римлылар мифологиясендә Венера – матурлык белән мәхәббәт алиһәсе. З.Фәйзи 2) Фольклор фәненең мифларны (1 мәгъ.) өйрәнә торган тармагы. Аның шигырьләре, иҗтимагый актуальлеккә ия булган күп санлы поэмалары әхлак, этнопсихология, мифология, милли характер һәм милли үзаң, халык педагогикасы мәсьәләләре белән кызыксынган галимнәр өчен дә кызыклы. Р.Харис |