МИФОЛО’ГИК с. Мифологиягә мөнәсәбәте булган, мифологиягә караган // Эчтәлеген, асылын миф тәшкил иткән, мифка нигезләнгән. Мифологик сюжетлар, символлар дәвере узып, әдәбият гадәти ярларына кайтып төшә, тышкы киеренкелекне, куе хиссилекне эзлеклелек алыштыра. Т.Галиуллин. Китап күренекле рәссам, мифологик образлар иҗат итү остасы Әхсән Фәтхетдиновның гаҗәеп серле рәсемнәре белән бизәлгән. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә