МИ’ФИК с. 1) Мифка нигезләнгән, мифтан алынган. Әлеге кабиләнең тотемы, ягъни мифик бабалары, нәсел башы, күрәсең, каз булгандыр, ди Һ.Йосыпов, чөнки борынгы кабиләләр кош-кортларны (мәсәлән, торна, аккош, каз һ.б.), төрле хайваннарны (бүре, барс, аю, поши һ.б.) еш кына үзләренең тотем-бабалары итеп санаган. Ф.Хуҗин. Бүгенге әдипләребез мифик Фениксның легендар-әкияти асылына да, күчерелмә мәгънәсенә дә тирән тарихи, иҗтимагый, фәлсәфи мәсьәләләрне масштаблы итеп күтәргәндә мөрәҗәгать итәләр. Х.Мәхмүдов 2) күч. Әкияттәге, мифтагы кебек. --- тракторның мифик куәте турындагы легенда утызынчы елларда, ул машина әле авылда үзе күренгәнче үк килеп җитте. М.Мәһдиев 3) күч. Бернинди реаль нигезе булмаган, чынбарлыкка туры килмәгән, уйлап чыгарылган, уйдырма. Җитмеш елга сузылган большевистик режим шартларында халыкларның (200 милләт, этносның) менталитеты бөтенләй инкяр ителде, тәрбиячеләр ниндидер мифик «коммунистик җәмгыять» шәхесе формалаштыру белән «шөгыльләнде» ---. М.Әхмәтҗанов. Урта Идел, Әстерхан, Кырым, Себер һ.б. регионнарда яшәүче хәзерге татарларның этник нигезен монголлар белән, хәтта аңа кадәр үк килгән мифик татарлар белән бәйләү фәнни яктан исбатланмаган. Ф.Хуҗин. Без битараф, салкын канлы булгач, Телебезне хәтта кисәләр. Түзәрбезме, мифик дәүләт теле – Татар теле – юк ул, дисәләр? Ә.Хәсәнов |