МИФ и. гр. 1) Борынгы халыкларның дөньяның барлыкка килүе, табигать күренешләре, илаһлар, легендар батырлар һ.б.ш. турындагы риваятьләре. Әнә борынгы греклар заманындагы фаҗигале бер миф берничә йолдызлыкка сыеп беткән. М.Юныс. Бер борынгы грек мифында аконит, тәмуг капкасын саклаучы Цербер дигән этне Геркулес упкыннан сөйрәгән чакта, этнең авызыннан тамган күбектән үскән, дип сөйләнелә. Галәм. Җир. Кеше. Антик мифларда кешеләр ташлап киткән һәм кыргый җанварлар тарафыннан тәрбияләп үстерелгән игезәкләр дә очрый. Кызыклар дөньясында 2) күч. Уйдырма, чынбарлыкка туры килми торган фикер, караш, теория. Мифларны яратабыз без. Дөреслекне миф белән сыеклагач кына мәсьәләне әзрәк аңлый башлыйбыз, һәм җаныбыз тынычланып китә. М.Юныс |