МИТРОПОЛИТ и. гр. Православиедә һәм католицизмда архиерейләрнең иң югары дәрәҗәсе һәм шул дәрәҗәгә ия булган кеше. Сул кулда митрополит өе: зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астында аның ак сыны күзне чагылдыра. З.Фәтхетдинов. Казан алыну хөрмәтенә уздырылган «изге» җыенда Иван Грозный митрополит Макарий каршында ясаган чыгышында үзенең күп хәрби җитәкчеләрен (воеводаларын) татар шәһәрләре һәм җирләрендә урнаштырып калдыруы турында сөйли. Н.Гариф. Митрополит Макарий кулыннан бер генә мөселманның да чукынмыйча исән калганы юк әле. Р.Зәйдулла |