МИТОХО’НДРИЯЛӘР и. гр. күпл. биол. Күзәнәкләрне энергия белән тәэмин итә торган оксидлашу-кайтару реакцияләре барган органоидлар. Эукариотларның күзәнәкләрендә аларга хас булган барлык органоидлар да бар: эндоплазматик челтәр, диктиосома, рибосома, лизосома, митохондрия, диктиосома, берничә вак яки үзәк вакуоль. Л.Мәүлүдова. Күзәнәктәге ферментларның күпчелеге митохондрияләргә – бер-берләреннән бүлгеләр белән аерылган махсус тәнчекләргә тупланган булып чыкты. Химиянең киләчәге. Мәсәлән, рибосома дип аталган органоидта аксымнар хасил була, митохондрияләрдә энергия чыганагы булып хезмәт иткән матдәләр эшләнә. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә