МИ’ТИНГ и. ингл. Нинди дә булса мөһим, гадәттә сәяси мәсьәләгә бәйле җыелган халык җыены, массалы төстә узган зур җыелыш. [Дим буенда] уен-көлке күләгәсе астында митинг – маёвка башлана. X.Садрый. Ул [Ә.Афзалова] халык мәхәббәтен, митингтан митингка чабып, кызыл сүзләр кычкырып түгел, ә авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә ерак юллар гизеп, туган халкын моң белән сугарып яулап алды. Л.Шагыйрьҗан. Бездә сәяси митингны еш кына тамашага әйләндерәләр. Р.Низамиев |