МИСЫРЛЫ и. Мисырда туып үскән яки шунда яшәүче кеше. Шул чак үзара бәйләнеш тоту һәм суның җимергеч көченнән саклану өчен, борынгы мисырлылар дамбалар һәм буалар төзергә мәҗбүр булганнар. Җ.Тәрҗеманов. Борынгы фарсылар, шумерлар – таш һәм балчык таблицаларга, греклар, римлылар – балавызлы такталарга, мисырлылар – папируска, славяннар – тузга, кайбер башка халыклар пергаментка һ.б. язганнар. Ф.Сафиуллина. Сөннәрнең үлгәннән соң яшәүне күзаллавында һәм күмү йолаларында мисырлылар белән уртаклык бар. Шулай да, һичшиксез, сөннәрнең күмү йоласы Мисырныкына караганда күпкә тыйнаграк була. Г.Фәйзрахманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә