МИСЫ’Р КҮГӘРЧЕНЕ и. зоол. Күгәрчен кошлар семьялыгының яшел күгәрченнәр ыругына караган яшькелт сары төстәге кечкенә кош. Мисыр күгәрчене кебек гөрләп, Бәдәр балаларны янбакчага алып чыкты, һаман бер сүзне тугылады. А.Гыйләҗев. Ни барына ризалык итеп тукланганыннан соң, Мисыр күгәрченнәредәй гөрләшеп өстәл башында утырган теге яшьләрнең үзләрен генә калдырып, аштан соң зиһенгә файдасы тияр, дигән уй белән һавага чыкты. Ф.Яхин. 3өлфәт. Ни бар ул хәтле сөенерлек? Гөлчирә. Бер кош очып килде. Зөлфәт. Нинди кош? Сабира. Асыл кош. Мисыр күгәрчене. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә