МИ’СТИКА и. гр. Илаһи көчләр белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштыру өчен башкарылган махсус дини гамәлләр һәм моны мөмкин дип раслаган теологик һәм фәлсәфи доктриналарның барлыгы. --- мистика юк монда. Мин үземне мистик түгел, реалист дип уйлыйм. Б.Урманче. Көләсең? Мистика дисең? Баштагы тыныч көннәремдә үзем дә шулай дидем. К.Тимбикова. Андагы метафораларның үзенчәлеге, алардагы сыйфат, андагы сүз музыкасы, моң, тылсым, мистика – нәрсә генә тапмыйсың бу [Р.Әхмәтҗан] иҗатта. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә