МИ’СТИК II с. Мистикага нигезләгән; мистицизм белән бәйле. Бердән, мистик, икенчедән, фантастик бу әсәргә ышанмаска да була. Ә.Еники. Әмма бу тема [күк темасы] ниндидер катып калган, абстракт яисә мистик тема да түгел. Р.Зәйдулла. Фәнни ачышларның бик тиз таралуы, аларны производствога кертү, иҗтимагый җитештерү һәм идарә итүдә хезмәт ияләренең аңлы төстә катнашулары дөнья турында мистик карашларның кире кайтаргысыз булып артта калуына, безне чолгап алган табигать күренешләре турында башка сыймаслык хыялый күзаллауларның юкка чыгуына китерә. Галәм. Җир. Кеше |