МИ’СТЕР и. ингл. Инглиз телле илләрдә ир-атка, гадәттә олырак кешегә мөрәҗәгать итү сүзе. Шанхай каласының баш хөкемдары мистер Джордж Джеймсон, бик теләп, минем тәүге язмаларымны карап, төзәтеп чыкты һәм китапны бастырганда да күз уңында тотты. М.Хәбибуллин. Сез, өегезгә кайтып җиталырмын дип, үз көчегезгә ышанасызмы, мистер Пигден? Д.Салихов. Лупа булмаганда, утны «Серле утрау»дагы мистер Сайрес Смит ысулы буенча, өстенә су салынган ике сәгать пыяласын бергә куеп табарга мөмкин. Робинзон эзләреннән |