МИ’ССИЯ и. лат. 1) Йөкләмә, йомыш, тапшырылган эш. Дәү-дәү саллы тартмаларны --- Иван Иванович квартирына кертеп урнаштырдылар. Йөкчеләрнең миссиясе шуның белән тәмамланды. А.Гыйләҗев. Миссиям бик җаваплы. Соңгы араларда урамга түгел, капка төбенә дә бик сирәк кенә үз аягы белән чыга алган әбиемне, култыгыннан тотып, түбән очка – Әкбәр бабайларга кунакка алып төшү. Р.Мөхәммәдиев. --- иптәшләр, шушы җаваплы һәм мактаулы миссияне өстегезгә алу белән тәбриклим. М.Юныс 2) юг. Берәр шәхеснең, катламның һ.б.ш.ның тарих, җәмгыять, үз милләте алдындагы зур, катлаулы һәм җаваплы бурычы. Хәрбиләрнең кызу эш өстендә авыл хуҗалыгына ярдәм итүе безнең кораллы көчләрнең бик гуманистик миссияләреннән берсе инде ул. М.Мәһдиев. Бәхеткә каршы, урта буын үз өстенә төшкән миссиянең нихәтле җаваплы булуын тиз аңлады: төпкә җигелеп, безнең прозаны алга тарта башлады. Ф.Миңнуллин. Аның бу җыры гади генә җыр түгел кебек, дөресрәге, ул үзе гади генә, кешечә генә җырламый, ниндидер мөһим, хәтта илаһи бер эш башкарган кебек, хәлиткеч миссия үтәгән кебек җырлый ---. Г.Гыйльманов 3) Бер дәүләтнең икенче илдәге илче яки вәкил җитәкчелегендәге даими дипломатик вәкиллеге. --- Ю.В.Андропов ярдәм кулы суза, ул [Камалов] Вашингтонга, АКШтагы совет миссиясенең куркынычсызлык хезмәтен җитәкләргә җибәрелә. Р.Мирхәйдәров 4) Икенче илгә билгеле бер эш белән җибәрелгән вәкиллек, делегация. Бабайларыбыз заманында бик зур миссия белән барганнар, дәүләт күләмендәге йомышлар үтәгәннәр. М.Мәһдиев. Сәүдә миссиясе. Хәрби миссия |