МИ’ССИС и. ингл. Инглиз телле илләрдә кияүдәге хатынны атау һәм аңа мөрәҗәгать итү сүзе. Бер тапкыр шундый «кунак»ка барганда, тышына «Миссис Мансурова» дип язылган папканы үзе алып укыган Ләйлә. М.Маликова. Зур шәһәр туйдыргач, ул әлеге «миссис» белән икесенә махсус самолёт алып, Балеар утрауларына ял итәргә китә. Р.Низамиев. Үзегезнең эшегезне төгәлләгәннән соң, үзегез я, булмаса, миссис Пигденның аска төшеп регистрация үтүен сорар идем. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә