МИССИОНЕР и. 1) Дингә ышанмаучыларны яки башка диндәге кешеләрне үз диненә җәлеп итүче кеше. --- патша хөкүмәте һәм аның христиан миссионерлары телнең хәзинәсе, сакчысы булган милли китапка каршы көрәштеләр. Ә.Кәримуллин. Без, җылый-җылый, бәетләр укыйбыз: имеш, Иван патшаның миссионерлары татар халкын елга буйларына этеп китереп, мәҗбүри чукындырган, христиан диненә керткән, кан кою, елаш-ыңгыраш булган. Р.Низамиев. Сүзлек --- татар телен белүче миссионерлар әзерләү максатын күздә тотып төзелгән. Мәгариф 2) күч. Берәр мөһим фикер үткәрү, җаваплы бурыч башкару өчен сайланган, билгеләнгән кеше. Автор сагаерга тиеш ---. Димәк, ул (драматург) мөһим фикер уздыручы миссионердан тамашачыга хезмәт күрсәтүчегә әверелеп бара. Ә.Зарипов |