МИСС и. ингл. 1) Инглиз телле илләрдә кияүгә чыкмаган хатын-кызны атау һәм аңа эндәшү сүзе. Кинотеатрда «Мисс Менд» исемле маҗаралы фильм бара иде. Ф.Хөсни. Мисс Сафия? --- Беренче сандагы язманы күрсәтүегезне үтенәм. И.Юзеев. Мисс Селли куркуыннан баскан урынында катып кала. Р.Мөхәммәдиев

2) Патша Россиясендә: югары катлау гаиләләрендә балалар тәрбиячесе булып эшләгән инглиз хатын-кызы, гувернантка

3) Чибәрлек конкурсында җиңгән кыз. --- без «Мисс Калькутта – 1974» дигән мактаулы исемгә дәгъва кылучы Маринаның биюен күрдек. М.Мәһдиев. Хәзер чибәрләр конкурсы уздырабыз. Мисс класс! Аманулла. Әгәр мин ике-өч көн элек «Мисс – 2005» дигән фотокүргәзмәгә кермәгән булсам, Мәхүбеч белән икебезнең арадан җил дә үтәсе түгел иде. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә