МИ’СЛЕ бәйл. гар. иск. 1. Кебек, күк, рәвешле, шикелле, төсле, сыман. Тәмам ундүрткә җиткәнендә Хөсрәү, Гыйлем кунды аңарга мисле Сәмрәү. Котб. Тынычландык, мисле алаша без, Хөкүмәтне эчтән эттәй сүгеп, Хатын белән тәмләп талашабыз. Н.Әхмәдиев. Аралашуыбыз, чукраклар мисле, тегендә төртеп, монда күрсәтеп. Т.Галиуллин

2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса мисалы, үрнәге, очрагы. --- мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер; Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер. Г.Тукай. Бөтен илне каплап алган, тарихта мисле булмаган бу золмәт бик тиз Сталинның үзенә дә, тоткан юлына да ышанмау, килешә алмау, җан газабы, хәтта яшерен нәфрәт тә тудырды. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә