МИСКИ и. рус сөйл. 1) Кәстрүл. Шуннан читтәрәк, кырын яткан әрҗә эчендә миски һәм савыт-сабалар. З.Фәйзи. Пешка тиз арада кешегә ияләшә, аларның артларыннан йөри башлый, борыны белән мискигә яисә чиләккә килеп тыгыла, үзенә игътибар итмәсәләр, тояклары белән тибенә. Дөньяда ниләр бар. Кайчакларны, тәмам дөньясын онытып, алдында яткан миски белән футбол уйнарга керешә [Актырнак]. Мәгърифәт 2) Табак, тәлинкә. – Ачтан үләсең килмәсә, күнегерсең әле, – диде Миша, кургаш миски төбен тыкырдатып. Җ.Тәрҗеманов. Күбесе, кулы пешеп, мискине җиргә төшереп җибәрә. Ә.Галиев. Өстәл артына утырып, иптәшләре порциянең яртысын да ашарга өлгерми, ул [Белобородов] инде миски тотып «амбразура»ны каплый. Р.Кәрами. – Мискиеңә аш салырга калдырмагансың ич, яньчеп бетергәнсең бит, – дим. Мәгърифәт |