МИСЕЗ с. 1. кимс. Аңгыра, тиле, тинтәк, миңгерәү. Син, әйтсәм әйтим инде, шундый бозау, мисез бер ир белән теләсәң ничек уйнар өчен, безнең монда булуыбызны теләмисең. Г.Камал. Мисез Гитлер белми башка телне, Кан һәм сөрем – теле төбендә. Сөйләшергә калды аның белән Хәзер бары туплар телендә. М.Җәлил. Бу мисез башларга җентекләп аңлаттым бит инде. Ничек итеп мондый эштә даими элемтә кирәклеген аңламаска? М.Юныс

2. и. мәгъ. Мидән башка, ми булмаган очракта. «Мин» ди кеше үзен. Шушы сүзнең эче тулы ми. Мисез «мин» булмаска тиеш... Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә