МИСВӘК и. гар. Хуш исле үзагачлы агачтан бер очы пумала итеп ясалган таякчык рәвешендәге, гадәттә Гарәбстаннан алып кайтылган теш чистарткыч. Бу хатларны мин бик матурлап, төсле карандашлар белән мәчет, комган, тәсбих, мисвәк сурәтләре төшереп, шигырь белән яза идем. Т.Гыйззәт. Ниләр генә булмый аның кырык тартмасында! Бадъян, дарчин, мисвәк, канәфер, инә, уймак, кармак, сәдәпләр, төймәләр, эскәк, поташ... тагын әллә нәрсәләр. Г.Бәширов |