МИСАЛЛЫ 1. с. Мисалы булган, мисал белән бирелгән; мисал булып торган, мисал хезмәтен үтәгән. --- мәкальләр --- үзләренең күп мәгънәле һәм мисаллы булулары белән яки трибунлык һәм тәрбияви-әхлакый карашлары белән безгә тормышны да үзебезчә эшкәртергә, төзергә, үзгәртергә корал булып хезмәт итеп киләләр һәм киләчәкләр. Н.Исәнбәт. --- бер генә мисаллы ыбыр-чыбыр арасына (андыйлар 36) Дәрдемәнд, Бабич, Ф.Әсгать, М.Галәү, М.Максуд, Ш.Усманов, Н.Баян кебекләр эләккән. Х.Сарьян

2. бәйл. функ. иск. Кебек, шикелле. Заман явызлар заманы булса, адәмнәре бүре мисаллы булырлар. Мәкаль. Ул –сүзгә оста кеше, фараз итәр дә җавап бирер; бәлки, артыграк ышандырыр өчен, өч бармагын бергә оештырып (төрекләр мисаллы) күзгә төртеп тә сөйләр ---. Г.Тукай. Май кеби йомшак, сандугач сайравы мисаллы моңлы вә мөлаем тавышлары таң йиле рәвешендә җанымны рәхәтләндерә иде. Р.Фәхретдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә