МИСАЛ и. гар. 1) Башка кешеләр үрнәк алырлык зат яки охшарга, иярергә яраган эш-гамәл, күренеш. Бүтән чакта Ленинны мисал итәсез, ә хәзер нигә аның әмерен онытасыз? М.Хуҗин. Гази Кашшафның дүрт дистә ел дәвамында әдәбиятка күрсәткән хезмәте – киң күңелле һәм кешелекле яшәешнең иң дәлилле мисалы. Казан утлары

2) Берәр күренешнең ачык үрнәге, билгесе, чагылышы. Мисалга ерак барасы түгел, әнә Чирмешән авылын гына ал. В.Нуруллин. Дәүләтнең финанс системасын җимерү мисаллары шулкадәрле дә күп иде ки, берзаман ул аларны билгеле бер системага кертеп язып бара башлады. Р.Мирхәйдәров. Минем редакторлык тәҗрибәсендә дә гыйбрәтле мисаллар җитәрлек иде. Р.Низамиев

3) Кемгә яки нәрсәгәдер тиңләрлек башка бер объект, шуңа охшаш, иш нәрсә. Уртада басып торасың, Әйләнмиме башларың? Карлыгачка мисал икән Синең кара кашларың. Җыр. Нуретдиннең йөзендә мисалы күренмәгән бер шатлык иде. Г.Тукай. [Рәис:] Без, иптәшләр, менә бүгенге кебек мәдрәсә яшьләре тормышының тарихында мисалы булмаган бер вакытка килдек. Г.Ибраһимов

4) Билгеле фикер, караш һ.б.ш.ны аңлату, исбатлау, раслау өчен китерелә торган берәр факт, дәлил, аргумент. Белеп тор: мин явыз түгел, әмма усал, Бөтен гомерем булыр шуңа ачык мисал! Л.Шагыйрьҗан

5) Берәр фикергә дәлил итеп китерелгән үрнәк, сүз, цитата һ.б.ш. иллюстратив материал. Ясалма, тәмсез, пешмәгән җырларга --- 2–3 мисал китереп була. М.Җәлил

6) Математик гамәлләрне үзләштерү өчен бирелә торган мәсьәлә. Без бит әле ул чак, тик сүз тыңлап, Мисал чишкән, шигырь ятлаган. Ә.Рәшит. Ә без мәктәптә телләребез арып беткәнче дәрес сөйлибез... Бары тик математикада гына рәхәт: мәсьәлә һәм мисалларны чишәсең дә чишәсең. Ф.Яхин

7) Нәрсәне дә булса өйрәнүгә ярдәм итә торган күнегү. Катя аңа һәр мисалны иренмичә, аерата зур түземлелек белән аңлата һәм, русча сөйләгәндә, татарчаны онытып торырга куша иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә