МИРОВОЙ с. рус 1. Кайбер илләрдә кешеләр арасындагы төрле бәхәсләрне һәм вак җинаять эшләрен тикшереп хәл итүче гомуми юрисдикциядәге суд системасына караган. --- казна урманыннан бүрәнә урлап тотылгач, мировой суд бер ай ятарга, унбиш сум штраф түләргә ясаган. К.Тинчурин. 1889–1890 елларда ул, губернаторга, мировой судьяга, Казан психбольницасының директорларына һәм башка хакимият әгъзаларына төрле тупас сүзләр әйткән өчен, башта ике айга, аннан соң дүрт айга хөкем ителә. Р.Вәлиев. – Соң ул гараж өчен Хафизовлар мировой судьяга барып җиттеләр бит ---, – дип тәтелдәде сатучы. Р.Ахунова 2. и. мәгъ. сөйл. Мировой судья. [Мәрәк Фәсхи:] Табып китер миңа үз җиремдәге кызыл балчыкны, кәҗәсакалны. Югыйсә хәзер мировойга барам. Ф.Хөсни |