МИРЗАЛЫК и. 1) Мирза (1 мәгъ.) дәрәҗәсе. Менә шуңа күрә дә татарның ул мирзалык катлавы берничә йөз еллар буенча үзләренең урыслашу фикерләрен саклап, гамәлдә урыслашып, сүздә бу хәлне урыс мәдәниятенең югарылыгы белән аңлатып, бер дәрәҗәгә хәтле көчле яшәп килделәр. Г.Ибраһимов 2) Үзен тотыштагы, кыяфәттәге, кыланыштагы аристократлык. Гөлсемнең мирзалык, аксөяклек каны сеңгән апасы (тутакай) Пашаны татарлыкта, затсызлыкта гаепли. Х.Миңнегулов |