МИРЗА и. фар. тар. 1) Кайбер төрки халыкларда өстен катлау вәкиленең титулы һәм шул титулга ия булган кеше. Гәрәй мирзаның улы Җәлмәт, «бәхет эзләп» булса кирәк, Сембер ягыннан Чистай төбәгенә килеп чыга һәм Чирүле Шонталы авылына туктала. И.Нуруллин. Әбкәм ай-яй гаярь кеше иде. Азнакай ягыннан мирза кызы, бай нәселдән, диләр иде аны. Ф.Яхин. --- коллар, чуралар, мирзалар, казыйлар! Вә дәхи бөтен эчке вә тышкы даруга бәкләренә мәгълүм булсын ---. Р.Батулла

2) Кайбер төрки халыкларда югары дәрәҗәдәге чиновник яки галимнең шәрәфле исеме, шуңа эндәшү сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә