МИРАСЧЫ и. 1) Мирас алучы; мирас алырга хакы булган кеше; варис. Сөмбел авырга узып малай таба калса, Сәгыйтьнең фамилиясен дәвам иттерүче һәм тора-бара эшен үз кулына алып, аның мирасчысы булыр иде. Ф.Яруллин. – Так! Тәхет мирасчысының исеме кем? – Царевич Алексей. З.Зәйнуллин

2) күч. Берәр шәхеснең эшчәнлеген дәвам иттерүче; билгеле иҗади юнәлеш, традиция, сәясәт һ.б.ш.ның дәвамчысы. Нинди бай һәм борынгы шигъриятнең мирасчылары без, иңнәребездә, йөрәкләребездә – никадәр җаваплы миссия! И.Юзеев. Ханнар, чыгышлары белән Атын Урда мирасчылары буларак, чыңгызыйлар нәселеннән сайлап куелган. Н.Гариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә