МИРАС и. гар. 1) Иясе үлгәннән соң башка кешегә күчә торган мал-мөлкәт һәм шуның белән бәйле милек хокуклары һәм йөкләмәләре. Мирас булып күчкән байлыгы да, ил, халык ихтирамын казанып яуланган хокукы да булмаган бу бәндәләр ничек болай түргә үк узганнар соң? Ш.Рәкыйпов. Алтын җыйма, йортлар куйма, Мираска дип балаңа, Иң кадерле мирас итеп Туган телен бир аңа. Р.Вәлиева 2) Мәдәнияттә, көнкүрештә һ.б.ш. элекке буыннардан, үткән чордан калган нәрсә, күренеш, гадәт. Һәр нигезнең, һәр авылның, һәр каланың үткәне бар... Гыйбрәт алырлык мирасның калганы бар, киткәне бар... Р.Фәйзуллин 3) сөйл. Алда эшләп киткән кешедән калган әйбер, шуның бүләге. Ал, яшь егет, үткер кылычымны. Миннән сиңа изге мирас ул!.. М.Гафури 4) күч. Элеккедән, алдагы буыннан калган тискәре сыйфат яки күренеш. Яхшы ата баласы дигән мактаулы исемнән дә кадерлерәк нинди мирас кирәк сиңа?! Р.Ишморат. Бу элекке буржуа җәмгыятенең әшәке мирасы безнең пролетар язучылары арасында юкка чыгарылырга тиеш! Җ.Фәйзи. Китмән белән җир эшкәртү, аркадагы капчыкка бала салып йөртү, хәер сорашу, фәкыйрьлек, пычраклык, авырулар – колонизаторлардан калган мирас әнә шул. М.Мәһдиев |