МИРАЖ и. фр. 1) Атмосфераның тыгызлыгы һәм температурасы белән нык аерылып торган катлаулары чигендә яктылык нурлары сынудан гыйбарәт оптик күренеш (бу вакытта горизонт артындагы күренми торган әйберләр һавада чагылып күренәләр); сагым. Шадра диңгез өсте, Кипарислар, Тезелеп киткән йөзем түтәле – Мираж төсле күзгә чагылып үтте Иртәнге ак томан үтәли. М.Җәлил. Канат изи астан акчарлаклар, ә офыкта – тагын ап-ак нокта!.. Пәйда булган көтеп алган кораб – Мираж күк чыкмаса ярый юкка... Л.Шагыйрьҗан. Күп кенә яктылык күренешләре, мәсәлән, кояш яктысында су тамчыларының ялтырап күренүләре, --- миражлар яктылыкның тулы кайтарылышы аркасында хасил булалар. Физика курсы 2) күч. Ялган ориентир, ялгыш максат, алдавыч. Имансызлык белән сыный дөнья, Миражлары юлдан яздыра: Тәмнәр-тәннәр белән ымсындырып, Рәхәт биреп алдап аздыра. Ш.Галиев. Офыклар артындагы киңлек, андагы хөрлек – мираж гына ул. М.Юныс. Чалыш көзгеләр илендәме мин: Бии каршымда мираж-алдавыч. Р.Низамиев 3) күч. Чынлыкта булмаган, уйдырма нәрсә; буш хыял, тормышка ашмас уйлар, теләкләр, өметләр. Барган саен ерагайды Хыялдагы миражлар. Алда тормыш сиратлары Мине көтеп торганнар. Ш.Маннапов. Мираж, мираж – Ерак сөю илем. Мираж, мираж – Яшьлегем минем. Л.Лерон |