МИР и. рус сөйл. 1) Авыл; авыл халкы. Тик мир көтүен көтүче, кайсы авылдан килеп урнашканы мәгълүм булмаган, акылы шактый сәеррәк утыз-кырык яшьләрендәге сирәк сакаллы Мөбарәкша гына кешеләрдән көлде. М.Мәһдиев. Кара, кабахәт, мир алдында нәрсә сөйләп тора! Ә.Моталлапов. Көче-кодрәте дә Аллага шөкер икән, мең мирдән торган камераны бер йодрыкта тота белә [Малько]. М.Хафизов

2) Җәмәгатьчелек, халык, кешеләр. Аннары мир күзенә ничек карарсың? Ирдән-иргә йөрүчеләрне кешемен дигән кешеләрнең хуплаганы юк бит әле. Б.Камалов. Авыздагы сүз синеке, авыздан чыкса – мирнеке. Ә.Синугыл-Куганаклы. Миргә килгән җыен бәла-каза, Илдә купкан дәһшәт-давыллар – Һәммәсенә түзеп, сабыр гына Кичергәннәр тыйнак авыллар. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә