МИҢРӘ’Ү I ф. Аңгыралану, аңгы-миңгеләнү. Ул бөтенләй миңри, Күз алдында Бөтерелә кара нокталар, Сулышы буыла, гүя аның Бугазыннан кысып тоталар. Ф.Кәрим. Чөнки суд юлында йөргән кеше мораль яктан миңри, сәламәтлеген югалта. Э.Шәрифуллина Миңрәп бетү Бөтенләй миңрәгән хәлгә килү. Югалган улын уйлый-уйлый миңрәп бетә Әминә әби. Шәһри Казан Миңрәп калу Ниндидер тәэсирдән соң миңрәү, курку, аптырау. Егет, сөт чүлмәген җиргә төшереп ваткан кыз бала төсле, миңрәп калды. К.Тинчурин |