МИҢГЕРӘЮ ф. к. миңгерәүләнү. Өстәгеләрнең ә дигәненә җә дип, астагыларның башына тибеп яшәгән чиновниклар, капкачын бәреп пары атылган казан янында берара миңгерәеп, аптырап, каушап калдылар шикелле. Р.Зәйдулла. Кемнәрдер кереп, аны [Рафилне] өстери башлады, ул алар белән сугышты, карышты, ахырында миңгерәеп, каядыр очты... А.Галиева. Бу әрсез һәм ябышкак караштан котылырга теләп чәбәләнүдән Рәфиснең башы миңгерәйде, авызы кипте. А.Вергазов

Миңгерәя башлау Миңгерәю билгеләре сизелү

Миңгерәя бару Торган саен ныграк миңгерәю

Миңгерәеп бетү Бөтенләй миңгерәйгән хәлгә килү. Әллә тагы, сезнең белән миңгерәеп бетәрсең. Казан утлары

Миңгерәеп калу Ниндидер тәэсирдән соң миңгерәю. Мәскәү, Чиләбедән килгән телевизорчылар, зыр-зыр әйләнеп, миңгерәеп калган халыкны төшерүләрен дәвам иттеләр. Ф.Бәйрәмова. Хатның эчтәлеге аңына барып җитү белән, Мансур Ибраһимович нишләргә белми миңгерәеп калды. Х.Ширмән

Миңгерәеп китү Кинәт, тиз арада миңгерәйгән хәлгә килү

Миңгерәеп тору Миңгерәйгән халәт кичерү, шундый халәттә булу. Тоткан нурым кулым өтеп ала, Миңгерәеп торам мин берара. Н.Сафина. Уйларыннан аралана алмыйча миңгерәеп торганда, Рәниянең каршына килеп басканын ул сизми дә калды. А.Вергазов

Миңгерәеп йөрү Озак вакыт миңгерәйгән хәлдә булу. Сыер савучылар, һушларына килә алмагандай, беркавым миңгерәеп йөрделәр. М.Хәсәнов. Әллә нишләп миңгерәеп йөрдем шунда. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә