МИҢГЕРӘҮЛӘТҮ ф. йөкл. юн. 1) Берәр куркыныч хәл, очрак яисә көтелмәгән вакыйга, сүз һ.б. зиһенне томалап, башны эшләмәс хәлгә җиткерү; аңгыралату, аңгы-миңге итү. Һава дулкыны агачларны аударды, арттагы машиналарга утырып килгән автоматчыларны миңгерәүләтте. Ш.Рәкыйпов. Бу – кешене миңгерәүләтү, куркыту, чиргә сабыштыру, аның психикасын үзгәртү өчен махсус эшләнә торган үзенә күрә бер идеология түгел микән? Р.Миңнуллин. Башта Артурның башын миңгерәүләтеп ышанычка керде. Х.Камалов

2) Нинди дә булса физик көч яисә башка төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, тәэсирендә көчсезләнү, хәлсезләнү. Кораб астыннан винт миңгерәүләткән балыкларны чүпләп килүче акчарлаклар Кара диңгез, Урта диңгез акчарлакларыннан ваграк. М.Юныс

Миңгерәүләтеп бетерү Бик нык миңгерәүләтү

Миңгерәүләтеп җибәрү Тиз арада миңгерәүләтү. Һава аларның башны миңгерәүләтеп җибәрә торган төче исләре белән тулы. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә