МИҢГЕРӘҮЛӘНҮ ф. Зиһен таралу; аңгыралану, аңгы-миңгеләнү. Өстеңә шундый бәхет аугач ни, миңгерәүләнерсең дә шул! Ә.Еники. Су өстендә кыегаеп һәм хәлсез, миңгерәүләнгән шикелле йөзгән зур бер корбан балыгы күренде дә бу теләгемне юкка чыгарды. Ә.Гаффар. Болай да сирәкләнеп калган көтү бөтенләй чыгудан туктады, ярым җимерек ферма абзарлары бикләп куелды, ике-өч скотник, эчкә ябылып, арык малларны карап, начар көмешкәдән миңгерәүләнеп, көне-төне шунда яттылар... Г.Гыйльманов

Миңгерәүләнә бару Торган саен ныграк миңгерәүләнү. Жан миңгерәүләнә барган зиһенен җыярга тырышты, ләкин ни эшләргә дә белмәде. Ш.Рәкыйпов

Миңгерәүләнә башлау Миңгерәүләнүгә таба бару. Хаксызлык синең башыңа олы күсәге белән бер тондыра, ике тондыра, аннары кеше үзеннән-үзе миңгерәүләнә башлый. Г.Афзал. Майя урман зәхмәте шаукымыннан шактый айнып өлгергән, ә Хәлим, киресенчә, ару-талудан бераз миңгерәүләнә башлаган иде. Г.Гыйльманов

Миңгерәүләнеп бетү Бөтенләй миңгерәүләнү. Өстәгеләр идеология белән тәмам миңгерәүләнеп беткәннәр. Х.Камалов. Авылда яшәп, бөтенләй миңгерәүләнеп беткәнсез инде. Ф.Яруллин

Миңгерәүләнеп йөрү Күптәннән бирле миңгерәүләнгән хәлдә булу

Миңгерәүләнеп калу Ниндидер тәэсирдән соң миңгерәүләнү. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз миңгерәүләнеп калу да сизелә кебек... Ә.Еники. Әмма икенче көнне үк тормыш күсәге аның башына китереп тондырды, ул [егет] миңгерәүләнеп калды. З.Хөснияр. [Габделнурның] Башы ничектер миңгерәүләнеп калды бугай. Р.Кәрами

Миңгерәүләнеп килү Миңгерәүгә әйләнә бару. Миңгерәүләнеп килгән Хәйретдин агайны чукый-чукый озатты Вәзилә. А.Гыйләҗев

Миңгерәүләнеп китү Кинәт миңгерәүләнү. Матурлык алдында егетнең зирәге дә миңгерәүләнеп киткәндәй була. М.Юныс. Мин бу куркыныч хәбәрне башта бермәл аңыма сыйдыра алмый тордым, кинәт миңгерәүләнеп киттем. С.Сабиров. Шунысы гаҗәп: икенче аен яшәгәндә үк, һәркайсы миңгерәүләнеп киткәндәй була. Ф.Баттал

Миңгерәүләнеп тору Сөйләү моментында миңгерәүләнгән булу. Миңгерәүләнеп торам. Ни дип җавап бирергә белгән юк. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә