МИҢГЕРӘ’Ү II с. сөйл. 1. Башсыз, акылсыз, аңгы-миңге (кеше, җан иясе һ.б.). Миңгерәү тавык булса да, җан иясе бит, иптәш булыр. Н.Әхмәдиев. --- Яман хәбәр ишетеп, маңгаена электр тогы бәргән мескен сыер кебек, дөньяны бер кавем онытып, кешеләрнең дә кагылуын тоймыйча, миңгерәү кыяфәт белән гаҗиз хәлдә басып тордым. Р.Сибат. Мин әйткәнчә булмаса, бөтенләй җырламыйм мин, аңладыңмы шуны миңгерәү башың белән! И.Сабиров

2. и. мәгъ. Аңгыра, тулы акыллы булмаган, аңгы-миңге кеше. Мөрти агай: «Бу нинди миңгерәү?» – дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән, миңа бераз карап торды. Ә.Еники

Миңгерәү баш Аңсыз, аңгыра; «шуны да аңламый» дигән мәгънәдә әйтелә. [Бикмулла:] Ә-ә... Сез әнә нәрсә турында сорыйсыз икән! Вәт миңгерәү баш, сизми торам. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә