МИҢГЕРӘ’Ү I ф. 1) к. миңгерәүләнү. Шул сүзе белән гүя болай да миңгерәгән башыма китереп сукты [сеңлем]. Р.Габделхакова. – Берүзең буш квартирада миңгерәп ятмассың, кил, – дип чакырды Лида. А.Гыйләҗев

2) Кинәт баш тону; зиһен таралу. Кинәт миңгерәү

Миңгерәп бетү Тәмам миңгерәү. Юлда селкенеп миңгерәп беткән бораулаучылар, автобустан төшкәч, башта моңа артык игътибар итмәгәннәр иде. Ш.Бикчурин. Башлар миңгерәп беткәнче, Тукран шикелле тукыйбыз. Ш.Галиев

Миңгерәп йөрү Миңгерәйгән хәлдә булу; һәрдаим миңгерәү. Ахмак булма, миңгерәп йөрмә, вакытын ычкындырма, ди [Ләйсән]. М.Маликова

Миңгерәп калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң миңгерәгән хәлгә килү. [Апаларның] Күзләрендә тамчы яшь юк, ә үзләре шундый кызганыч улыйлар, без, нишләргә белмичә, миңгерәп калдык. Ә.Баян. Әти район начальнигы янына кереп киткәннән соң, кинәт зиһене чуалган кешедәй, каютада миңгерәп калдым. С.Сабиров. Бу кадәр көтелмәгән хәбәрдән миңгерәп калдым. Р.Габделхакова

Миңгерәп китү Кинәттән миңгерәү. Башыма гөрзи белән китереп ордылармыни, миңгерәп киттем хәтта. Җ.Дәрзаман. Көтелмәгән сораудан югалып, миңгерәп киттем. Р.Габделхакова

Миңгерәп төшү Беркадәр миңгерәү. Болар барысы да аның [әбинең] каушап калуыннан, башына күсәк белән суккандай миңгерәп төшүеннән генә әйтелгән сүзләр булгандыр инде. А.Хәсәнов

Миңгерәп тору Миңгерәгән хәлдә булу. Ишекне ябып тышка чыккач та, кая бәрелергә, ни кылырга белмәгәндәй, күпме вакыт миңгерәп торды. Р.Мулланурова

Миңгерәп чыгу Тәмам, тулысынча миңгерәү. Тирләп бетте, миңгерәп чыкты Фәхри. Ә.Исхак

Миңгери бару Вакыт үткән саен, тагын да ныграк миңгерәү

Миңгери башлау Миңгерәү билгеләре күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә