МИҢГЕРӘТҮ ф. к. миңгерәүләтү. Коточкыч шартлау тавышы һәм зур тизлектә барган танкның кинәт туктап калуы Мөнирҗанны миңгерәтте. Н.Әхмәдиев. – Тискәре бала, качып миңгерәтүең җитмәгән, сүз тыңламыйча да җанга тиясең! – диде әни. Р.Габделхакова. Ә Айвазны, тренировкадан кайтканда, төнлә урамда кемнәрдер кыйнап миңгерәткән, ул аңсыз егылган. Ф.Зыятдинов Миңгерәтә башлау Бераз миңгерәтү Миңгерәтә тору Бераз миңгерәтү. Әледән-әле миңгерәтү. Ялгызлык барыннан да усалрак иде, зиһенне гел миңгерәтә торды. Ә.Баян Миңгерәтеп бетерү Тәмам миңгерәтү. Югыйсә тагын әллә ниләр кыланып, Ханәфинең башын бөтенләй дә миңгерәтеп бетерер иде. В.Нуруллин Миңгерәтеп җибәрү Кинәт кенә миңгерәтү. Килгән кешенең соңгы җөмләсе егетләрне миңгерәтеп җибәрде. С.Зыялы. «Микрофон – гранат»ның бетон плитәгә килеп төшкән мизгелендә... «берничә снарядның берьюлы шартлаган тавышы»... йөзләгән кешене миңгерәтеп җибәрде: колаклары, күзләре тонды, Берлинны алу операциясе шулайрак булгандыр кебек тоелды. М.Садыйков Миңгерәтеп ташлау Тиз арада миңгерәтү. Нинди генә көчле булсаң да, мондый хәсрәт кешене аягыннан ега, миңгерәтеп ташлый, бу минутта ни эшләргә кирәген дә оныттырып җибәрә икән. Г.Сәгыйров Миңгерәтеп тору Озак вакыт дәвамында миңгерәтү |