МИҢГЕРӘТКЕЧ с. сөйл. 1. Зиһенне томалый, аңгы-миңге итә, миңгерәүләтә торган. Халыкның Җилкуардар дигән бер кавеме чит илский сагызлар һәм «Актаныш таңнары» дигән астматик тәмәке вә миңгерәткеч хәмер сатып баер. Л.Лерон. Баш миңгерәткеч уйлары каядыр еракка-еракка, караңгы бушлыкка таба агылалар һәм бераздан бөтенләй таралышып юкка чыгалар... К.Кәрами 2. и. мәгъ. бот. Паслёнчалар семьялыгына керә торган сары чәчәкле агулы үсемлек; русчасы: жёлтый паслён. Чүплектә үскән миңгерәткеч белән тилебәрән орлыгын күргәч, оныгын тагын кисәтте Сәхипҗамал әби: – Бу үләннәрнең дә тартмачыктагы орлыклары бик агулы. К.Закирова. Тилебәрән, миңгерәткеч, белладонна кебек агулы үсемлекләр дә паслёнчалар семьялыгына керә. Ботаника |