МИҢГЕРӘЙТҮ ф. к. миңгерәүләтү. Милләтне миңгерәйтү бара, энем. Ф.Сафин. Олылардан калтырап тору, куркытып миңгерәйтү хакында сүз бармый, билгеле, «писарь» Галиулла балалары анык карашлы, юлдан тайпылмаслык мөстәкыйль фикерле булып җитешкәннәр. Р.Шәрәфиев. Кыздан ишеткән бу сүзләр, әти-әниләренең тарихы Камилне тәмам миңгерәйтеп, хәлен алган иде. Ф.Бәйрәмова

Миңгерәйтә башлау Бераз миңгерәйтү

Миңгерәйтеп бетерү Тәмам миңгерәйтү. Баланы миңгерәйтеп бетерәбез инде. Г.Афзал

Миңгерәйтеп җибәрү Кинәт миңгерәйтү. Бу хәл аны бер мәлгә миңгерәйтеп җибәргәндәй булды. М.Хәсәнов

Миңгерәйтеп килү Озак вакытлар миңгерәйтү. Ул бездә иске ишанлык культы һәм аның гасырлар буе халыкның миен миңгерәйтеп килгән булуы, соңгы якта исә шәхес культы һәм бигрәк тә маррчылык догмалары белән дә бәйләнгән. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә