МИҢ и. Тәндә тумыштан була яки соңрак барлыкка килә торган тап. Сул күзенең кабагы өстендәге тары ярмасы хәтле генә мәхәббәт миңенә күзем төшкәч кенә таныдым. Ш.Рәкыйпов. Аның чем-кара чәчләре иңбашларына таралып төшкән, калын кашлары, озын керфекләре, уң як яңагындагы кечкенә миңе йөзенә сөйкемлелек биреп тора. Ф.Садриев. Маңгаем агындагы миңем генә кара минем... А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә