МИНУТЛЫК с. 1) Билгеле минут дәвам иткән, минут эчендә башкарылган. – Бер минутлык шигырьдә дә бик күпне әйтеп була, – дип, Айдар сәхнәгә менде ---. Җ.Фәйзи. Торган җиребезгә «Татар ашлары йорты»ннан биш кенә минутлык юл. Г.Ахунов. Атнага бер чыга торган 40 минутлык тапшыру иде ул. Сөембикә

2) күч. Бик тиз, кыска вакыт эчендә үтәлә, башкарыла, була торган. Башсызлыкмы, әллә исәп белән эшләнгән эшме бу? Минутлык куркуга бирелеп, йомшап, аңын, ихтыярын җуюмы? Х.Камалов. Коста тынычланды, үзенең минутлык йомшаклыгына читенсенгәндәй итте һәм яткан мендәрен төзәтүен үтенде. Р.Мирхәйдәров

3) күч. Тиз үтүчән, бер мизгеллек, вакытлы гына булган. Кешеләр язмышы да менә шулай кемнеңдер минутлык кәефенә бәйле. Ш.Галиев. Көрәшсәң, яшәү – мәңгелек, Үлем – минутлык. Ф.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә