МИНУТЛАП рәв. 1) Берәр минут итеп, минутларга бүлеп; минут исәбе белән. Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар – Кадерен белгән кешегә Минутлап санар чаклар. Ш.Галиев. --- аның көненең һәр сәгате минутлап бүленгән, сезнең белән очрашу өчен башкача мөмкинлек күренми. Р.Мирхәйдәров

2) Үзеннән алда килгән микъдар саннарындагы минут чамасы. Чакырылган психиатр тоткын белән ун минутлап утыруга ук, аның үз акылында икәнлеген белдерде. Р.Мирхәйдәров. Берәр минутлап икебез дә эндәшмәдек. И.Тургенев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә