МИНУТ и. лат. 1) Сәгатьнең 1/60 өлешенә тигез булган, 60 секундтан торган вакыт үлчәү берәмлеге. Өстемдәге күлмәгемне Ничек киеп туздырыйм? Минуты – ай, сәгате – ел, Ничек кенә уздырыйм? Җыр

2) Бик кыска вакыт арасы, мизгел. Туган якка табынудан Минутка да туктаган юк. Ф.Гыйззәтуллина

3) Билгеле момент, мизгел. Нәкъ шул минутта скрипкалар чыңлап куйды да, контрданс башланып китте. Җ.Тәрҗеманов. Шул минутта нәрсәдән башларга, ни дияргә белми генә сүзсез калды ул. Р.Мөхәммәдиев. Яшь чагыбызда бергә булган рәхәт минутларны бөтенләй үк онытырга кирәкмәс иде сиңа. В.Нуруллин

4) махс. Градусның 1/60 өлешенә тигез булган һәм язуда цифрның өске уң ягында махсус билге (′ билгесе) белән күрсәтелә торган почмак яки дуга үлчәү берәмлеге. Курсның берничә минутка, хәтта ярты, бер градуска үзгәрүен аңлап була. М.Юныс. Меридиан белән 50 бугай, Минутларын белмим тәгаен. Широтасы бөтенләй онытылган, Координатлар ялгыш, мөгаен. Аманулла

5) Ситуация, очрак, хәл. Ах, бу бала белсә иде әнисенең хәзер нинди кыен минутлар кичергәнен... М.Мәһдиев. Авыр минутларда упкынга ташлап киткән бәндәнең миңа ни хаҗәте бар? Б.Камалов. Дусларны белеп сайласаң, нык ул дуслык җепләре. Авыр минутта сынала Дусларның кемлекләре. Ә.Синугыл-Куганаклы

6) Нәрсәнең дә булса билгеле, гадәтләнелгән вакыты. Синең тормышың график буенча бара. Иртән вакытында уяну, юыну, ашау, эш сәгате, кичке аштан соң китап уку, минуты җиткәч йоклау – һәр көн шулай. Артыгы юк. Т.Миңнуллин

Минутка минут Бик төгәл, нәкъ билгеләнгән вакытта. Минутлар белән яшәү Бүгенге көн белән генә яшәү, алдагыны уйламау, кайгыртмау. Минуты белән Кичекмичә, шундук. --- хисләренең чынлыгына ул шулкадәр тирәнтен инанды ки, бу изге тойгылары минуты белән әнисе күңеленә барып керәчәгенә ул ихлас ышанды ---. Г.Бәширов. --- [балыкның] тешләре тимер кискеч кебек! Сөзгечеңне өзеп, минуты белән чыгып шылачак! Җ.Дәрзаман. Минуты-сәгате белән Әйткән вакытында ук, шундук, бик тиз арада; бик төгәл. --- кемгә никах укылу хакындагы хәбәр сәгате-минуты белән бөтен якын-тирәгә таралачак. Г.Бәширов. Прокурорның гаепләнүчеләргә нинди җәзалар бирергә тиешлеге турындагы сүзләре минуты-сәгате белән каланың урамнарына, мәйданнарына, зур, кечкенә өйләренә таралып өлгергән иде инде. Р.Гайфуллина. Минуты-секунды белән к. минуты-сәгате белән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә