МИ’НУС и. лат. мат. 1) Математикада алу гамәлен яки кире зурлыкны белдерә торган билгенең атамасы (–). 2) Алу гамәленең үзен белдергән сүз. Егерме минус биш ничәгә тигез була? 3) Кире зурлык. Ә бит «плюс» белән «минус»тан башка электр тогы юк һәм була да алмый. Г.Тавлин. Табигать-анабыз нишләргә кирәген үзе белә: тискәре янына уңайны, плюс янына минусны китереп утырта, тын гына саркып яткан инеш янында утын яндыра. Т.Галиуллин 4) Нульдән түбән булган температура. Температура минус ике йөз җитмеш өч градус. Галәмгә юл. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында бу көннәрдә температура минус 8 градуска кадәр төшкән, кайбер районнарында хәтта кар яуган. Татарстан яшьләре 5) Берәр эшчәнлектә тискәре нәтиҗә; файда алу урынына зыян күрү. Күпме чыгымнар, күпме көч, күпме нервы түгеп, 20 сәгатьлек телемарафон үткәрдек, ахыр чиктә безнең Фонд минуста калды. Татарстан яшьләре 6) күч. Җитешсезлек, кимчелек, тискәре сыйфат. --- кыланчык дигәннәрен ишеткән юк иде әле. --- Анысы минем минустыр инде. Х.Сарьян. --- прокурор үзеннән-үзе Аксайга баруын анализлауга күчте. Бу дөньяда, соңгы чиктә, плюс белән минуслар, табу белән югалтулар үзара кушылып, тигезләнә торалар. М.Юныс. Монда плюслар да, минуслар да күзгә күренеп тора. Р.Мирхәйдәров |