МИНТАЙ и. вьет. Тәрәчсыманнар семьялыгыннан Тын океанның төньягында таралган, салкын су сөючән, промысел объекты булган диңгез балыгы. Пешкән минтай иде безнең «сөйгән» балык. Чират торып ашый иде шуны халык. Л.Шагыйрьҗан. Ә анда кибеттә көн саен яңалык: я яңа исемле пачкалы аш кайткан, я балык паштеты, я минтай сырты, инде дә килеп, көмешсыман хек та кайтса! М.Мәһдиев |