МИНОР и. лат. муз. Тавышлары кече терцияле аккорд барлыкка китерә, моңсу, төшенке тавыш төсмерләре белән характерлана торган музыкаль лад; киресе: мажор. Натураль минор ладка корылган интонация алымнары, ноталар белән иҗек арасындагы төгәл мөнәсәбәт --- – болар барысы да җырның татар музыкаль поэтик иҗатында яңа бер үрнәк булуы турында сөйли. Җ.Фәйзи. Ныграк төшенә барган саен, шатлану-соклану авазлары минор тоннар белән аралашты. Ф.Миңнуллин. Музыкада мажордан минорга күчкән кебек, Фәрит үзе тормышның бер халәтеннән икенчесенә атлап керде. Р.Низамиев |