МИНОНО’СЕЦ и. рус Нигездә торпедалар белән коралланган кечерәк хәрби диңгез корабле. Кая алар, минем беренче килүемдә күргән крейсерлар, миноносецлар, торпеда катерлары һәм су асты көймәләре? М.Юныс. Ак диңгездә (Урта диңгез) Төркия диңгез флоты Грециянең иң шәп, тизйөрешле «Аваров» исемле сугыш корабларын сафтан чыгаруы, бер миноносецларын кулга төшерүләре хәбәре төрекләрнең җиңүгә ышанычларын арттыра. Ә.Алиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә